ГлавнаяИсполнителиАлсу АбульхановаПар алкалар
название:

Пар алкалар


автор:

Алсу Абульханова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 891 просмотр
Кайнар сөюеңнең билгесе дип
Бүләк иттең миңа алкалар,
Җем-җем янган асылташларында
Гүя синең җылы назың бар.
Алкаларга кушып, бүләк иттең
Саф сөюең, кайнар хисләрең.
Алкалар да парлы килеш матур.
Синсез калсам, мин соң нишләрмен?

Пар алкалар бүләк иттең чәчәкле язда.
Йөрәгем хисләрдән ташый, төренеп назга.
Күзләреңә сөеп багам - эчкерсез алар,
Вәгъдәләрнең чынлыгына шаһит алкалар.

Йөзләремне бизи пар алкалар,
Йөрәгемне сөю сүзләре.
Гомер буе барып, миңа гына
Карасыннар синең күзләрең.

Җем-җем итеп яна пар алкалар,
Аларда күк сөю ялкыны.
Суытырга теләп араларны
Үтә алмасын тормыш салкыны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Пар алкалар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен