название:
автор:
Оныталмам
автор:
Гүзәл Әхмәтова
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1132 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
[bad word] [bad word] guzel_akhmetova Көтәр кешем юк дигәнгә, Күңел генә ышанмый. Алларыма тезләнсәңдә, Кискән икмәк ялганмый. Ничек итеп, ничек кенә? Йөрәгемэ боерыйм. Гафу итмәм диеп кабатлыйм, Ә үземә үзем юлга карыйм. Мең- мең кабат юк дисәмдә, Эзли сине күзләрем. Горурлыгым баш ияме? Әйтеп сөю сүзләрен. Читтән генә булсада бер, Күрер идем дигәнсең. Минем назлы язларыма, Сары сагыш үргәнсең.
А как ты думаешь, о чем песня "Оныталмам" ?