ГлавнаяИсполнителиИлhам ШакировКерфеклэрен синен нигэ кара
название:

Керфеклэрен синен нигэ кара


автор:

Илhам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 962 просмотра
Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?
А-ай…
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?
А-ай…
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?

Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?
А-ай…
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Керфеклэрен синен нигэ кара" ?
Залифа Баширова 19 фев 14:24
о любви
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен