название:
автор:
Эх, тала-тала (халык җыры)
автор:
Зөхрә Шәрифуллина
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1050 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сандугачлар ияләшкән су эчәргә миләштән. Сагнуларым бетәр әле сезне күреп сөйләшсәм. Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем? Агыйделгә басма салдым каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем кош булып сайрап кына. Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тибрәлә уртасында сал булса, Суга салсаң – калкып чыга, безгә насыйп яр булса. Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк җаныем искә төшкәндә. Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
А как ты думаешь, о чем песня "Эх, тала-тала (халык җыры)" ?