название:
автор:
Сандугач керде кунелгэ
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1430 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Мәхәббәт мәхәббәт инде, Кайларга куйыйм аны? Авырмени сагынганда Өзелеп сөйгән ярны? Талларга кунды сандугач — Мин аны эзлиммени? Сандугач керде күңелгә — Җырламый түзиммени?! Синең күлмәгең алсу дип, Кызарып торыйммыни? Яратам диеп әйтергә Рөхсәтләр сорыйммыни? Талларга качты сандугач — Мин аны эзлиммени? Сандугач керде күңелгә — Җырламый түзиммени?! Сандугачларны ишетми Йөримме карурманда? Тамчылар күрмиммени соң Шаулап яңгыр яуганда? Талларга качты сандугач — Мин аны эзлиммени? Сандугач керде күңелгә — Җырламый түзиммени?!
А как ты думаешь, о чем песня "Сандугач керде кунелгэ" ?