ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновКайда син талым, кайда син ярым?
название:

Кайда син талым, кайда син ярым?


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 880 просмотров
Авыл башында бер тал бар иде, 
Талга сөялгән сөйгән яр иде.
Мин кайтып киләм алар юк инде
Исә бары тик сагыш-зар җиле.

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Таллар сагышы, сулар агышы,
Шуңа охшаган кеше язмышы.
Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый
Давыллап ала һәм кисәк туктый.

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Әрнүдән көйгән тал туфрагына
Мин тал утыртым авыл башына
Сүнгән яшлегем кабат кабынмас
Су сибеп торам өзелеп сагынгач

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайда син талым, кайда син ярым?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен