ГлавнаяИсполнителиМин бит сине һаман яратамБез названия
название:

Без названия


автор:

Мин бит сине һаман яратам


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 808 просмотров
Кара болытлардан тамчы тамса, 
Яңгыр ява диеп уйлама. 
Яңгыр түгел, ул йөрәгем минем
Елый-елый сине сагына. 

Тик син минем мәхәббәтем, 
Сөйгән ярым бердән берем. 
Мәңге сине мин онытмам, 
Мин бит сине һаман яратам. 

Ачуланып ачы җилләр купса, 
Давыл килә диеп уйлама. 
Давыл түгел, ул күңелем минем, 
Моңсыланып сине юксына. 

Тик син минем мәхәббәтем, 
Сөйгән ярым бердән берем. 
Мәңге сине мин онытмам, 
Мин бит сине һаман яратам. 

Тар сукмактан җәяү барган чакта
Гөлләр сиңа таба омтылса, 
Ул – җавапсыз мәхәббәтем минем
Гөлләр булып сиңа табына. 

Тик син минем мәхәббәтем, 
Сөйгән ярым бердән берем. 
Мәңге сине мин онытмам, 
Мин бит сине һаман яратам

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Без названия" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен