ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр б
название:

Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр б


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1173 просмотра
Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр бәйләменә.
Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт!
Тормыш гүзәл, яшәү бәхет, Белсәң генә кадерен. Югалтма бәхет-шатлыкның Сиңа килгән кадерен.
Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт!
Башлаган һәр яңа эшең Син теләгәнчә барсын, Гомереңнең һәрбер көне Туган көн кебек булсын.
Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр б" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен