название:
автор:
Син дип туа миндә һәр яңа көн
автор:
Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1343 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй, Офыккача сузылсачы хәбәр. Иңнәремнән таулар төшәр сыман, Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәм җәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә. Араларда кояш бата мәллә, Сузылып ята соңгы күләгәләр. Синнән алып миңа хәтле ара - Мәхәббәттән хыянәткә кадәр. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәм җәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә. Көтәм сине кышын ап-ак карлар, Көзләр җиткәч сары яфрак булып. Синнән миңа соңгы хәбәрме ул: Узып бара кәрван-кәрван болыт. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәм җәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә.
А как ты думаешь, о чем песня "Син дип туа миндә һәр яңа көн" ?