ГлавнаяИсполнителиИрина СайфуллинаАк телэклэр Новая песня!!!
название:

Ак телэклэр Новая песня!!!


автор:

Ирина Сайфуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1055 просмотров
1.Уйламаган-көтмәгәндә
Очрадың минем юлда.
Ак шомыртлар өзеп бирдең-
Хуш исе калды кулда...
Кушымта:
Тутырып кара күземә,
Яратып кара тагын.
Гел яннарымда гына тор
Минутлар саен сагын.
2. Шомырт чәчкәләре сыман
Ак синең теләкләрең.
Яратып кочсаң басыла
Талпынган йөрәкләрем.
Кушымта:
Тутырып кара күземә,
Яратып кара тагын.
Гел яннарымда гына тор
Минутлар саен сагын.
3.”Мәңгегә ярым бул!”дисең,
Көтәсең вәгъдә сүзен.
“Юк!”диям дә уйнап качам,
Ә сине көтәм үзем.
Кушымта:
Тутырып кара күземә,
Яратып кара тагын.
Гел яннарымда гына тор
Минутлар саен сагын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ак телэклэр Новая песня!!!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен