ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСу буенда акбүз атлар
название:

Су буенда акбүз атлар


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1289 просмотров
Су буенда акбүз атлар
Бар да каеш нукталы;
Сагынмам дип әйтмә, җаныем,
Сагынырсың, тукта әле.

Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Суда сусар йөзә микән
Сыртын суга салмыйча?!
Син бәгыремне сагынып көтәм
Юлдан күзем алмыйча.

Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзәдер,
Сулары сай булса да;
Бәгырем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.

Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчаларга керәсең дә
Гөлләргә үреләсең.
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм,
Син матур күренәсең.

Ай, җаныем, суларда,
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчадагы гөлләремә
Сандугачлар ияләшми;
Рәсемнәрең кулларымда,
Телләре юк, сөйләшми.

Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Су буенда акбүз атлар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен