ГлавнаяИсполнителиНеизвестенРәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен
название:

Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 980 просмотров
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.

Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен,
Күңелемдәге сулып барган гөлләремә
Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.

Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен,
Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен.
Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне
Гомер буе саклап кала белгән өчен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен