ГлавнаяИсполнителиСалават (Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Айдар Галимов)Аккош канат кагына /минус/
название:

Аккош канат кагына /минус/


автор:

Салават (Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Айдар


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1155 просмотров
Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Эх, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә какса,
Ач тәрәзәңне иртән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Син дә сөясең, беләм.
Сөюеңне язып җибәр
Аккош канаты белән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аккош канат кагына /минус/" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен