название:
автор:
Балан /минус/
автор:
Зөһрә Сәхәбиева (Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина)
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1332 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Көзге урман, сары алан… Коела кыңгыраулар. Мәк гөледәй кызыл балан — Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала: «Ник аны сындыралар? Баланнар бит коелмыйлар, Коела кыңгыраулар…» Баланны өзәләр бит, Җепләргә тезәләр бит. Ятып елар чаклар була Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…» Әкрен генә чәчтән сыйпап Эндәшә кебек әнкәм: «Өлгергәндер инде балан, Җыярга кирәк, балам». Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…»
А как ты думаешь, о чем песня "Балан /минус/" ?