ГлавнаяИсполнители●татар малаеЭх, сез матур кызлар!
название:

Эх, сез матур кызлар!


автор:

●татар малае


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 911 просмотров
Дус — ишлəрем уйный-көлə,
Мин генə көлмим.
Уемның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Кушымта:
Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрəгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдə гел почетта
Һəрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Кушымта.

Йөрəгемдə утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Кушымта.

Нигə сезгə аңлашылмый
Минем хислəрем.
Шулай ук ялгыз үтəрме
Минем кичлəрем?

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эх, сез матур кызлар!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен