название:
автор:
Монлы Гармун
автор:
Рафаэль Якупов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 670 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым, Син йөрәгемдә сөю уяттың. Моңланса минем кайгылы башым, Җырларың белән мине юаттың. Айлы бу кичтә яңгырый урам, Җыр тәрәзәмә килеп кагыла. Мин тын бүлмәдә ишетеп торам, Гармун урамга мине чакыра. Онытмадым мин әле ул җырны, Тагын күңелдә кузгалды ул моң. Алып кил миңа сөйгән ярымны, Яшьлек юлдашым — гармун, әй, гармун!
А как ты думаешь, о чем песня "Монлы Гармун" ?