ГлавнаяИсполнителиНеизвестенӘллә белеп, әллә инде белми генә
название:

Әллә белеп, әллә инде белми генә


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 804 просмотра
Әллә белеп, әллә инде белми генә,
Чәчәк аттың син үрелеп күңелемә.
Кызганасың ләкин җылы сүзләреңне
Күрешкәндә яшерәсең күзләреңне.
куш:
Буламы соң, синнән башка яшәп,
Нигә әле, нигә сорамыйсың.
Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң.

Белсәң иде мин бит бәхет юлларына
Синең белән генә чыктым хыялымда.
Югалтмыйча өметемнең бөртекендә
Күз карасы кебек саклыйм күңелемдә.
куш:
Буламы соң, синнән башка яшәп,
Нигә әле, нигә сорамыйсың.
Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң.(2 тапкыр)

Өзгәләнәм, янам көям яратудан
Назлар эзлим һәр сүзеңнән, карашыңнан.
Күргән саен икебезне бергә итеп,
Фәрештәләр аның диеп кала сыман.
куш:
Буламы соң, синнән башка яшәп,
Нигә әле, нигә сорамыйсың.
Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң.(2 тапкыр)

Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әллә белеп, әллә инде белми генә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен