название:
автор:
Яңа таңнар(муз.аранж.В.Червинский.сл.И.Шайхразиев)
автор:
Ильгиз Шайхразиев
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1473 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Яңа таңнар. Иң якты хыял белән көнеңне бизә, Күңелдә нурлар чәчеп, яктырсын әйдә. Ә салкын кыш килсә, Җаныңны өшетсә, Ышан, кыштан соң һәрвакыт җылы яз килә. Күңелләрдә шәмнәр булып кабыналар Яңа хыяллар. Могҗизага ышан, дустым, тиздән алар Чынга ашырлар. Син учагыңны сакла, Ялкыннарын салкын җилдән капла. Беркайчан туктама, дустым, безнең алда Яңа таңнар. Бел, дустым, бу дөньяда син ялгыз түгел. Адашсаң зур юлларда - өзмә өметне. Син ышан, без бергә. Кулымны җибәрмә. Яңа таңнар дәшә безне яңа үрләргә. Күңелләрдә шәмнәр булып кабыналар Яңа хыяллар. Могҗизага ышан, дустым, тиздән алар Чынга ашырлар. Син учагыңны сакла, Ялкыннарын салкын җилдән капла. Беркайчан туктама, дустым, безнең алда Яңа таңнар. Әгәр дә караңгы төн, Капласа күңел күген, Йолдызлар күрсәтер безгә юлны. Мин бит гел синең янда, Үтенәм беркайчан да Җибәрмә минем кулымны. [bad word]
А как ты думаешь, о чем песня "Яңа таңнар(муз.аранж.В.Червинский.сл.И.Шайхразиев)" ?