название:
автор:
Диде Муса
автор:
Зухра Сахабиева
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1522 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
- Раббем Алла диде Муса Җәннәт булыр микән миңа? - Сиңа җәннәт булыр Муса Сиңа җәннәт булыр Муса Атаң - анаң разый булса. - Раббем Алла диде Муса, Миңа җәннәт булыр микән? - Сиңа җәннәт булыр Муса Сиңа җәннәт булыр Муса Кыз туганың разый булса. - И ходаем диде Муса Җәннәт булыр микән миңа? - Сиңа җәннәт булыр Муса Күршеләрең разый булса. - Раббем Алла диде Муса Җәннәт булыр микән миңа? - Җәннәт сиңа булыр Муса, Җәннәт сиңа булыр Муса Хәләл җефетең разый булса. - Раббем Алла диде Муса Миңа җәннәт булыр микән? - Сиңа җәннәт булыр Муса. Сиңа җәннәт булыр Муса Гарипләрнең хәлен белсәң. - Раббем, Алла - диде Муса, Җәннәт булыр микән миңа? - Сиңа җәннәт булыр Муса, Сиңа җәннәт булыр Муса Гамәлләрең дорес булса. - Раббем, Алла - диде Муса Миңа җәннәт булыр микән? - Сиңа җәннәт булыр Муса Сиңа җәннәт булыр Муса Кыйлган изгелегең булса. - Раббем, Алла диде Муса, Җәннәт булыр микән миңа? - Җәннәт булыр сиңа Муса, Җәннәт булыр сиңа Муса Ходаңның барлыгын белсәң.
А как ты думаешь, о чем песня "Диде Муса" ?