название:
автор:
Синсез тора алмам
автор:
Эльвира Хаматова
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 741 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Саубуллашмый китеп бардың, Югалдың рәшәләрдә. Телсез калдым, белмәдем мин Ни диеп дәшәргә дә. Син югалган юлга карап, Сагышларга уралам. Сагышларыма уралам, Мин бит синсез торалмам. Син үпкәләп китеп бардың. Юатырга соңардым. Соңарганнар, минем кебек, Югалтадыр сыңарын. Син югалган юлга карап, Сагышларга уралам. Сагышларыма уралам, Мин бит синсез торалмам. Саубуллашмый китеп бардың, Кайтып кер, исәнләшеп. Мин бит бары сине көтэм, Онтылмас мэхэббэтем. Син югалган юлга карап, Сагышларга уралам. Сагышларыма уралам, Мин бит синсез торалмам.
А как ты думаешь, о чем песня "Синсез тора алмам" ?