ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваХыяллар дөньясы гаҗәеп
название:

Хыяллар дөньясы гаҗәеп


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1016 просмотров
ХЫЯЛЛАР ДӨНЬЯСЫ ГАҖӘЕП.

Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.

Тормышларга ашмас хыялдыр --
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән...

Кушымта:

Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп!..
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп...

Һәр җирдә гүзәллек тоядыр;
Көлмәгез хыялый кешедән...
Дөньясы күп төсле буяудан!..
Юк зыян хыяллы гомердән!

Кушымта.

Арыган җаннарның ялыдыр--
Хыялда кайтулар яшьлеккә.
Юк гаеп хыялый булудан,
Хыяллар юлдаш ул бәхеткә!

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хыяллар дөньясы гаҗәеп" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен