ГлавнаяИсполнителиЗуфар ХайретдиновАк халатлы дусларга
название:

Ак халатлы дусларга


автор:

Зуфар Хайретдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 645 просмотров
Төннәр буе йоклый алмаганда
Кыл өстендә чакта гомерләр
Бар үткәннәр күз алдыннан уза
Мөлдерәмә тула күңелләр

Ярый әле саулык ачкычлары
Табибларда һәрчак табыла
Ак халатлы дуслар сезнең белән
Сунгән йөрәкләр дә кабына

Кешеләргә саулык өләшә гел
Табибларның алтын куллары
Бу дөнядан өмет өзгәннәргә
Дәва сезнең күңел нурлары

Гомерләрнең һәр минуты алтын
Яшәүләр бит җирдә мизгел ул
Фәрештәдәй терелтәсез безне
Һәркем өчен сез бит изге ул

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ак халатлы дусларга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен