название:
автор:
Гаилә җебе нәзек нечкә җеп
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1103 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Гаилә җебе нәзек нечкә җеп Җил иссә дә кайчак өзелә Өзелгәнне авыр ялгавы Ә ялганса җиле сизелә Өйрәнегез бергә түзәргә Өйрәнегез гафу итәргә Гаилә җебе нәзек ефәк җеп Бала йөрәгенә уралган Ул өзелсә сабый хыялы да Башланмыйча гүя югалган Ялгыз үтүләре ай-һай авыр Тормыш дигән авыр юллардан Гаилә җебен берүк өзмәгез Ак юлына кара өймәгез Башыгызны гына сөймәгез Мин тормышка хуҗа димәгез Өйрәнегез бергә түзәргә Өйрәнегез гафу итәргә
А как ты думаешь, о чем песня "Гаилә җебе нәзек нечкә җеп" ?