название:
автор:
Эй ходай,исэлек бир син безгэ
автор:
Ильдар Гадельшин
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1502 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Кешегә гомерләр бирелә Мең түгел, бары тик бер генә. Кулымнан төшермәм мин сине Җаныем төшермәм гомергә. Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә, Шул ачы язмышлар кулына. Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә, И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә). Тиз үтә бу тормыш язлары, Ә алда — салкыны, карлары. Мин сине өшетмәм, туңдырмам, Дөньяда онытма мин барын. Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә, Шул ачы язмышлар кулына. Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә, И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә). Без икәү бербөтен: син дә мин, Кайгы да, шатлык та гел уртак. Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән, Мәхәббәт — мәңгелек табышмак.
А как ты думаешь, о чем песня "Эй ходай,исэлек бир син безгэ" ?