название:
автор:
Сөйлә, гармун, серләремне
автор:
Низамов Расим
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 747 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күңелемдәге серләремне Салдым гармун теленә. Гармун телләре серемне Сөйләсен дип үзеңә. Сөйлә, гармун, серләремне, Сөйлә, сөйлә, яшермә. Син булмасаң, ялгыз башым Ятим лә бит, ятим лә. Белсә әгәр серләремне, Килер иде яныма. Сөйгәнем килсә яныма, Шатлык иңәр җаныма. Сөйлә, гармун, серләремне, Сөйлә, сөйлә, яшермә. Син булмасаң, ялгыз башым Ятим лә бит, ятим лә. Моңнар гына түгел синнән, Шатлыклар да сибелсен; Бәхетебезгә гармуным да Сөенсен шул, сөенсен. Сөйлә, гармун, серләремне, Сөйлә, сөйлә, яшермә. Син булмасаң, ялгыз башым Ятим лә бит, ятим лә.
А как ты думаешь, о чем песня "Сөйлә, гармун, серләремне" ?