ГлавнаяИсполнителиДамир ХасановКОТЛЫ БУЛСЫН (В.Фаттахов суз. Р.Хафизов кое)
название:

КОТЛЫ БУЛСЫН (В.Фаттахов суз. Р.Хафизов кое)


автор:

Дамир Хасанов


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1048 просмотров
КОТЛЫ БУЛСЫН!

Тагын бер ел артта калды,
Гомер аты алга чаба.
Тормыш өсти бәхет, шатлык,
Нидер бирә, нидер ала.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең,
Теләкләрдән уңган көнең.
Бүләкләргә тулган көнең,
Чәчәкләргә чумган көнең.

Үткән гомер, моң, зарларны
Җырлар белән алыштырсын.
Өмет, хыял белән тулсын,
Яңа хисләр табып торсын.

Туган көнең котлы булсын,
Гомерләрең озын булсын.
Сау-саләмәт яшең шулай
Елдан елга артып торсын. 

Венер ФӘТТАХ 4.01.2014 ел Михайловка

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "КОТЛЫ БУЛСЫН (В.Фаттахов суз. Р.Хафизов кое)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен