название:
автор:
Куллар-кулда♥
автор:
♥Гузель Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1079 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Куллар - кулда Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев. Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе
А как ты думаешь, о чем песня "Куллар-кулда♥" ?