название:
автор:
Милэшлэрем♥
автор:
♥Алсу Хисамиева
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 949 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Өй каршындагы миләшләр, Аңлагандай теләкне, Чакыралар бушатырга Сагыш тулы йөрәкне. Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем. Авыр булган минутларда Киләм сорап киңәшләр: Әйтегезме, сагышларны Ничек басыйм, миләшләр?! Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем. Миләшләрем тибрәләләр Иртән искән җилләрдә. Сагышларым бетәр, бәгърем, Кайтсаң туган җирләргә. Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем.
А как ты думаешь, о чем песня "Милэшлэрем♥" ?