ГлавнаяИсполнителиРавил ФәйзуллинЯздан аерып булмый Тукайны
название:

Яздан аерып булмый Тукайны


автор:

Равил Фәйзуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1252 просмотра
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
ничек югалалсын дөньядан.
 
Язны җуймый кара елларда да,
халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
хыялларын чорлар аша безгә –
бүгенгегә китереп бәйләде.
 
Тел яшергән Тарих кына белә
бар кылганын аның, күргәнен.
ә шулай да булалган бит Илгә
игелеклелек кылу үрнәге!
 
Бу тарихта мәшһүрләрне куйсак
ул яшәгән хәлгә, урынга,
байтагының шаулы даны түгел,
чыкмас иде, бәлки, тыны да!
 
Яшәрен һәм үлемсезлеген
дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
бер бәгърен – Тукаен алып!
 
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
мөмкин түгел аеру Тукайны!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яздан аерып булмый Тукайны" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен