название:
автор:
Нинди мон бар синен кузлэрендэ? (Рамиль Миндияр cover, татарча романс)
автор:
Cleric
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 757 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Төнге сулар ага онытылып, Аргы якка чакыра утлар. Җирдә яшәү кадерле син булганга, Елларга тиң назлы минутлар. Уятучым бит син, юатучым, Аңлатырга җитмәс сүзләр генә. Бик еракта янган сүнмәс учак кебек Нинди моң бар синең күзләреңдә? Дулкыннардан күчә төн карасы. Ай шәүләсе төшкән елгага. Ай юлыннан сагынып кайтыр өчен Күпер салыйк килер елларга! Уятучым бит син, юатучым, Аңлатырга җитмәс сүзләр генә. Бик еракта янган сүнмәс учак кебек Нинди моң бар синең күзләреңдә?
А как ты думаешь, о чем песня "Нинди мон бар синен кузлэрендэ? (Рамиль Миндияр cover, татарча романс) " ?