ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАдаштың мәллә, кайтмыйсың, әни?
название:

Адаштың мәллә, кайтмыйсың, әни?


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1173 просмотра
Адаштың мәллә, кайтмыйсың, әни?
Газиз балаңны ташлап киттең дә.
Барыбер сине сагынам, әни,
Җылы назыңны күрми үссәм дә.

Нәни кулларым сине эзлиләр,
Уйларым һич тә тынгы бирмиләр.
Чит-ятлар килеп мине җәллиләр,
Миңа кушылып алар әрниләр.

Әнием, зинхар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы, -
Кичен өстемә юрган яп инде!

Нигә туганмын бәхетсез булып,
Мәңгә сагышлы бер кәккүк сыман?
Бер тапкыр юрган өстемә япчы, -
Әнием-бәгьрем, сине сагынам!

Әнием, зинхар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы, -
Кичен өстемә юрган яп инде!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Адаштың мәллә, кайтмыйсың, әни?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен