ГлавнаяИсполнителиГузель УразоваНигэ болай ашкынасын йорэк
название:

Нигэ болай ашкынасын йорэк


автор:

Гузель Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 782 просмотра
Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Үтә яшьлек, зая үтә яшьлек,
Минем йөрәк шуңа ярсыды.
Сөйгән ярым белән бу аерылу
Яшьлек белән саубуллашудыр.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Зәңгәр күккә карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Утлар булып чыкса да сулышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Нигэ болай ашкынасын йорэк" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен