ГлавнаяИсполнителиЗаманЧыгарсыңмы каршы алырга ("Җыр булсын юлдашыгыз", 1996)
название:

Чыгарсыңмы каршы алырга ("Җыр булсын юлдашыгыз", 1996)


автор:

Заман


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1176 просмотров
Чыгарсыңмы каршы алырга
("Җыр булсын юлдашагыз" альбомы)

ft. Закир Шаһбан

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Чыгарсыңмы каршы алырга ("Җыр булсын юлдашыгыз", 1996)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен