название:
автор:
Рамай ( татар халык җыры ) Төнгә каршы берәү
автор:
Айгөль Сагынбаева
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1187 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады. Тынга калды урман буйлары ла, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады. Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай, Сөйгән ярым, синнән аерылып. Мине сагынганда бер карарсың, Рамай, Киткән юлларыма каерылып. Йөрәк ярсуыңны баса алмыйча, Рамай, Тыңларсыңмы, җырлар ла җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Рамай, Зәңгәр таудан яулык ла болгармын.
А как ты думаешь, о чем песня "Рамай ( татар халык җыры ) Төнгә каршы берәү" ?