название:
автор:
Моңлану
автор:
Жәвит Шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 954 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Тулган айга карап Чәчләреңне тарат, Моңсу җырлар ләкин җырлама. Сиңа карыйм да мин — Күзем ала алмыйм — Мин моңланмыйм, җаным моңлана. Бердәнберем идең, «Син — бәхетем», — дидем. Үз бәхетеңә инде соңлама. Ак моңнарым булып, Янадыр ай тулып — Мин моңланмыйм, йөрәк моңлана. Юкка гына түгел Сагышлана күңел, Ул ашкына ерак юлларга. Күз яшьләрен яшер — Ара ерак хәзер, Тик моңланма, күңел, моңланма. Бу бит туган яктыр, Тирә-ягың матур Чыкмасаң да озын юлларга. Тугайларга дәшеп, Җырлап килә яшьлек — Шуңа күрә син дә моңланма.
А как ты думаешь, о чем песня "Моңлану" ?