название:
автор:
Ни булды, гөл сулды күңелдә
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1393 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ни булды, гөл сулды күңелдә, Мәхәббәт елыйдыр күкләрдә. Төшләргә әйләнсәңче, газап, Дөньяны кайгы яулап, Караңгылык ята җирләрдә... Булмасак, әгәр һичкайчан бергә, Ни өчен очраштык, әйтче, нигә? Әйт, кемнәр өчен бар хыялларым туңды, Сакламады безне. Мине эзлә, мине эзлә, Кояш батып, таң атканда, Мине эзлә, мине эзлә, Яңгыр булып сагышларым Табынырлыр синең эзгә... Мине эзлә... Бәхетне сакламасак та түрдә, Беркайчан булмасак та без бергз, Син булу җитәр бербөтен гомергә, Бәхетем синдә минем, Син яшисең минем күңелдә. Мине эзлә, мине эзлә, Кояш батып, таң атканда, Мине эзлә, мине эзлә, Яңгыр булып сагышларым Табынырлыр синең эзгә... Мине эзлә...
А как ты думаешь, о чем песня "Ни булды, гөл сулды күңелдә" ?