ГлавнаяИсполнителиРустам ГалиевАк чэчэклэр алып килэ язлар
название:

Ак чэчэклэр алып килэ язлар


автор:

Рустам Галиев


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1396 просмотров
Тын елгада ялгыз ай шәүләсе
Давыл да юк, исми җилләр дә.
Күңелемдә шомырт чәчәкләре
Хәтер кебек ярсып тибрәнә.  

Ак чәчәкләр алып килә язлар,
Ак болытлар иңли һаваны.
Ак хыяллар очып бара сыман,
Әйтерсең дэ яшьлек дәвамы.

Еллар уза, яңа язлар килә,
Бөркелә хуш исләр шомырттан.
Кәүсәләргә мәңге үрелеп калган
Сүзләреңне синең онытмам.

Ак чәчәкләр алып килә язлар,
Ак болытлар иңли һаваны.
Ак хыяллар очып бара сыман,
Әйтерсең дэ яшьлек дәвамы.

Язгы шомырт төсен без яшьлекнең
Хатирәсе итеп сакладык.
Шомырт чәчәкләре, әйтерсең лө,
Онытылып калган ак яулык.
Ак чәчәкләр алып килә язлар,
Ак болытлар иңли һаваны.
Ак хыяллар очып бара сыман,
Әйтерсең дэ яшьлек дәвамы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ак чэчэклэр алып килэ язлар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен