ГлавнаяИсполнителиТатарча бишек жырыЭлли-Бэлли итер бу
название:

Элли-Бэлли итер бу


автор:

Татарча бишек жыры


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 667 просмотров
Әлли-бәлли итәр ул,
Мәдрәсәгә китәр ул;
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр ул.

Йокла, йокла, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.

Әлли бәлли көйләрмен
Хикәятләр сөйләрмен
Бәхетле бул диярмен
Синең төләкне төләрмен

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, син, син, син!
!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Элли-Бэлли итер бу" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен