ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҖидегән чишмәләрдә җиде улак,җиде улак
название:

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,җиде улак


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1547 просмотров
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк,
Шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак,
Без китәбез ерак илләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак,
Без китәбез ерак илләргә.
Без китәбез ерак,
Без китәбез ерак илләргә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җидегән чишмәләрдә җиде улак,җиде улак" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен