ГлавнаяИсполнителиГулина СамигуллинаКайтырмын мин Туган ягыма
название:

Кайтырмын мин Туган ягыма


автор:

Гулина Самигуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1422 просмотра
Һаваларда болыт,
Ак җилкәннәр булып,
Кая бара, кая агыла?..
Юк, йөрмәмен озак,
Чит жирләрдә чыдап,
Кайтырмын мин туган ягыма!..

Тау башында тургай,
Ялгыз калган бугай,
Очам, диеп, канат кагына.
Юк, йөрмәмен озак,
Чит жирләрдә чыдап,
Кайтырмын мин туган ягыма!..

Дуслар исән микән?..
Хат алалмыйм күптән,
Кунел эллэ кемне сагына.
Юк, йөрмәмен озак,
Чит жирләрдә чыдап,
Кайтырмын мин туган ягыма!..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайтырмын мин Туган ягыма" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен