ГлавнаяИсполнителиНеизвестенДус-ишләр бик күп була ул
название:

Дус-ишләр бик күп була ул


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 917 просмотров
Дус-ишләр бик күп була ул,
Барысы да яхшы барса.
Янәшәдә кемнәр калыр,
Авырлык килә калса?

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.
Араларга дошман түгел,
Җил-давыл да керә алмас.

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Авыр мондый заманада
Дуслыкны саклап калу.
Һәркемнең кулыннан килми
Яхшы дус була алу.

Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Дус-ишләр бик күп була ул" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен