название:
автор:
Бер генэ минутка
автор:
Фирзэр Мортазин
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 928 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бер генә минутка, барсын да оныт та, Кил әле, кил әле яныма. Ягымлы карашың кояштай карасың Сагыштан әрнегән җаныма. Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам, Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?! Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем, Гел сиңа талпынды хисләрем. Син тере шатлыгым, тормышым маягы, Йолдыз син күңелем күгендә. Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да, Урының йөрәгем түрендә.
А как ты думаешь, о чем песня "Бер генэ минутка" ?