название:
автор:
Кошларга
автор:
Рафина Ганиуллина
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1559 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Һаваларда очкан кошкайларның Күңелле икән шаулап үтүе. Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату, Тагы да авыр сагынып көтүе. Һаваларда очкан кошкайларым, Сәламнәрем җитсен иркәмә. Мәхәббәтем көчле — янган утлар төсле, Сүнмәс алар кичен-иртән дә. Һаваларда очкан кошкайларым, Аңлатыгыз сагынып көтүем; Аны уйлый-уйлый, күзем йокы алмый Йокысыз төннәрем үтүен.
А как ты думаешь, о чем песня "Кошларга" ?