название:
автор:
Жырлыйм энием турында
автор:
Габдулла Рахимкулов
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1037 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бер кыз бала җыр чыгарган,Багышлап әнисенә.Икәү бергә җырлыйк, диеп,Өйрәткән энесенә: "Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;Кояш гомере телим мин,Әнием, сиңа!" Җырны чишмәләр ишеткән,Кошлар отып алганнар.Сандугачлар һәм тургайларМатур көйгә салганнар: "Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;Кояш гомере телим мин,Әнием, сиңа!" Кушыл син дә, җырлыйк бергә,Яңа матур җыр тусын.Җирдә әниләр, кояштай,Озын гомерле булсын: "Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;Кояш гомере телим мин.Әнием, сиңа!"
А как ты думаешь, о чем песня "Жырлыйм энием турында" ?