ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваЧит-ят кызлар сиңа күз кысканда, Күрмәс диеп, җаным, уйлама. Хатын-кызн
название:

Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда, Күрмәс диеп, җаным, уйлама. Хатын-кызн


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1313 просмотров
Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда, Күрмәс диеп, җаным, уйлама. Хатын-кызн" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен