название:
автор:
Исенә төшәр әле ( Керәшен таталар халык көе)
автор:
Татар халык җыры
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 862 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Алмалары, чияләре Кызарып пешәр әле. Бүген исеңә төшмәсә, Иртәгә төшәр әле. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Алма пешә, җиргә төшә, Үз вакытында өзмәсәң. Алым минем, гөлем минем, Димәс идем, сөймәсәм. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Ал чакларын, гөл чакларын Сизмәссең, үтәр әле. Бүген исеңә төшмәсә, Иртәгә төшәр әле. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың.
А как ты думаешь, о чем песня "Исенә төшәр әле ( Керәшен таталар халык көе)" ?