название:
автор:
Якын дус (минус)
автор:
Ландыш-Иркэ якын дус минус
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1463 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
1. Дус-ишләр бик күп була ул, Барысы да яхшы барса. Янәшәдә кемнәр калыр, Авырлык килә калса? Куш.: Авып барган агачларга Булышмас төрәү генә. Иптәшләр бик күп булса да, Якын дус берәү генә. 2. Якын дус янәшә булса, Кайгы якын килә алмас. Араларга дошман түгел, Җил-давыл да керә алмас. Куш.: Авып барган агачларга Булышмас төрәү генә. Иптәшләр бик күп булса да, Якын дус берәү генә. 3. Авыр мондый заманада Дуслыкны саклап калу. Һәркемнең кулыннан килми Яхшы дус була алу. Куш.: Авып барган агачларга Булышмас төрәү генә. Иптәшләр бик күп булса да, Якын дус берәү генә.
А как ты думаешь, о чем песня "Якын дус (минус)" ?