название:
автор:
Бер күрүдә күңелемә кердең
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 617 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бер күрүдә күңелемә кердең, Бул дидең миңа гына. Әйе диеп җавап бирде йөрәк Бәгърем сиңа гына. Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә Мәхәббәт янсын иде. Ярый әле кавышканбыз диеп Әйтергә язсын иде. "Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син, Буладыр төрле чагым. Ялгыз, усал, моңсу чагымда да Ярат син мине, җаным. Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә Мәхәббәт янсын иде. Ярый әле кавышканбыз диеп Әйтергә язсын иде. Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син, Сабырлык сакта торсын. Иркә сүзең, назлап елмаюың Дөньямны оныттырсын. Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә Мәхәббәт янсын иде. Ярый әле кавышканбыз диеп Әйтергә язсын иде.
А как ты думаешь, о чем песня "Бер күрүдә күңелемә кердең" ?