название:
автор:
Сина килдем, иркэм
автор:
Нафкат Нигматуллин
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 971 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Сиңа килдем, иркәм, Үткән юлларымның Саный-саный ерак чакрымнарын, Килдем тормышымда Кичеп язмышымның Шатлыкларын, сагыш ялкыннарын. Сиңа килдем иркәм, Килдем еллар буе, Саный-саный үткән көннәремне, Баса алмаенча Ярсып януларын Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең. Сиңа килдем иркәм, Бик сагынып килдем, Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч, Ераклардан язган Сәлам хатларыңны Көтә-көтә түземлегем беткәч.
А как ты думаешь, о чем песня "Сина килдем, иркэм" ?