название:
автор:
Кайда сез, яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов)
автор:
Резеда Мустафина
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 779 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Яшьлегем, яшьлек елларым, Кайда соң сез, кайда сез? Эзләсәм дә, таба алмыйм, Эндәшсәм дә файдасыз. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем? Онытылмый икан яшьлек Чәчләргә чал кунса да. Кайтарыгыз яшьлегемне Азга гына булса да. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем? Яшьлегем, һич югында син Ешрак искә төшсәнә. Яшәреп киткәндәй булам Яшьлек искә төшкәндә. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем?
А как ты думаешь, о чем песня "Кайда сез, яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов)" ?